Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
6 нчы класска татар теленнән эш программасы.

(70 сәгать)
Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. 1-11 нче сыйныфлар”. – К., ,,Мәгариф” нәшрияты, 2003, 128б.

5. Дәреслек: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина ,,Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басыла”. – К., ,,Мәгариф” нәшрияты, 2005, 192б.

6. Ярдәмлек: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина ,,Рус телендә белем бирүче мәктәптә ана теле укыту. 6 нчы сыйныф.(Укытучылар өчен методик кулланма). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басыла”. – К., ,,Мәгариф” нәшрияты, 2007, 120б.


Гимназиядә татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Татар теленнән эш программасы гамәлдәге базис план буенча атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.


6 нчы сыйныф укучыларының тел осталыклары һәм күнекмәләре

6 нчы сыйныфта бирелә торган осталык һәм күнекмәләр (1-5 сыйныфларда алган белемнәргә өстәп күрсәтелә, ә кайберләре киңәйтелгән күләмдә санап китерелә):

- сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен тану, мисалларны морфологик һәм өлешчә синтаксик яктан тикшерү;

- теоретик материалларга туры килә торган орфограммаларны мисаллар эченнән табу, сүзләрнең дөрес язылышын дәлилләү, сөйләмдә ярдәмче һәм синоним сүзләрне дөрес куллану, алынма сүзләргә төрләндергеч кушымчалар дөрес ялгау, алмашлыклардан һәм теркәгечләрдән фразаара бәйдәнеш чаралары буларак оста файдалану. Текст эчендә цифраларны дөрес язу;

- катлаулы план төзү. План нигезендә сочинениегә материал туплау, аны билгеле бер эзлеклелеккә китерү;

- сөйләм төрләрен (сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү) аеру, шуларга туры китереп, сочинениеләр язу, телдән, монологик һәм диалогик формаларда сөйләү;

- Текстның эчтәлеген төрлечә (төгәл, кыскартып яки киңәйтеп) сөйләү;

- берәр хәл яки вакыйга хакында мәкалә язу;

- изложение, сочинение һәм башка язмаларны камилләштерү (тулыландыру, редаксияләү);

- эш кәгазьләре төреннән расписка һәм акт язу.



Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –18-25 сүз



Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 55-65 сүз, ел ахырында 60-70 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 140-160 сүз (85-95 –язма күләме)

ел ахырында 160-190 сүз (95-105- язма күләме)



Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела. Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.



Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.



4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
VI класста татар теленнән үзләштерелергә
һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр



Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

  1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

  2. Уку операцияләрен планлаштыру.

  3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

  4. Үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.

Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау.

  1. Дәреслек белән эш итә белү.

  2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

  3. Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.

  4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:




  • уку елы башында — 75 сүз;

  • уку елы ахырында — 85 сүз.




  1. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.

  2. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.

  3. Аудио-видео белән эш итә белү.




  1. Уку мәсьәләсен куя белү.

  2. Танып белү активлыгын үстерү.

  3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

  4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

  5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

  6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

  • мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;

  • ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ.

7. Тикшеренү ысуллары:

  • модельләштерү;

  • охшатып эшләү.




1. Телдән сөйләм:

  • кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

  • сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

  • күчереп язу;

  • сүзлек диктанты — 18-25 сүз;

  • контроль диктант — 55-65 сүз,

  • катлаулы план буенча изложение язу:




  • уку елы башында — 140-160 сүзле текст (язманың күләме — 85-95 сүз);

  • уку елы ахырында — 160-190 сүзле текст (язманың күләме — 95-105 сүз);




  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу;

  • эш кәгазьләре язу (хат, мәкалә).






Т/с

Бүлекләр һәм темалар

Сәгать саны

Материал һәм җиһазлау

Метод һәм алымнар

Махсус белем һәм күнекмәләр

Контроль төре


Өй эше


Үткәрү вакыты

Якынча

Төгәл

1.

Б.с.үс. Туган тел турында әңгәмә.

1

Дәреслек 3-5б. Тел турында материаллар.

Монологик, диалогик сөйләм.




Хикәя “Туган телем – иркә гөлем”.










2.

5 нче класста үтелгәннәрне кабатлау.

1


Дәреслек 4-5б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүе. Сүзләрнең ясалу ысуллары: кушымча ялгау юлы белән ясалган сүзләр, кушма сүзләр, парлы сүзләр, тезмә сүзләр, кыскартылма сүзләр.













3.

Тамырга кушымчалар ялгану.

1

Дәреслек 6-7б. Таблица

Күнегүләр эшләү.
















4.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.


1

Дәреслек 6-9б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәрне дөрес таба һәм билгели белү. Аларның сораулары. Иянең башлыча исем белән, ә хәбәрнең фигыль белән белдерелүе. Хәбәрнең фигыльдән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ул кем? ул нәрсә? ул нинди? ул ничә? ул күпме? кебек сорауларга да җавап булуы.

Иярчен кисәкләрнең аергыч, тәмамлык, хәл дигән төрләргә бүленүе. Җыйнак һәм җәенке җөмләне билгели белү.















5.

Диктант.

1

“Диктантлар җыентыгы”




Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.













6.

Морфология. Сүз төркемнәре турында төшенчә.

1

Дәреслек 10-11б.

Укытучы сүзе, әңгәмә. Яңа материалны аңлату. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Чагыштыру, күнегүләр эшләү.

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү. Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләрне сүз төркемнәре дип атау. Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булу. Аларның мөстәкыйль (исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәренә бүленүе.













7.

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Дәреслек 11-13б.

Яңа материалны аңлату.Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Исем − предметны һәм затларны белдерүче сүз төркеме. Исем сүз төркеменең сораулары. Бер төрдән булган предметлар, затлар өчен уртак исемнәрнең уртаклык исем, бер төрдән булган предмет һәм затларның берсенә генә бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы. Ялгызлык, уртаклык исемнәр.

Сүзлек диктанты. (Ялгызлык, уртаклык исемнәр).










8.

Б.с.үс. Мәкалә язу.

1




Иҗади эшләү.
















9.

Исем ясагыч кушымчалар.

1

Дәреслек 13-15б.


Яңа материалны аңлату.
















10.

Исемнәрнең ясалыш төрләре.

1

Дәреслек 16-21б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Ясалышлары ягыннан исемнәрнең тамыр һәм ясалма булулары. Исемнәрнең сүз ясалышыңдагы барлык ысуллар: сүзгә сүз ясагыч кушымчалар ялгау, сүзләрне кушу, сүзләрнең аваз составын үзгәртү, мәгънәләрен үзгәртү, сүзне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү һәм сүзләрне кыскарту ысулы белән ясалулары. Фамилия ясаучы кушымчалар.













11.

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

1

Дәреслек 21-23б.

Яңа материалны аңлату. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Исемнәрнең күплек төренә -лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары ялгану.













12.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Дәреслек 23-28б.

Яңа материалны аңлату. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Исемнәрнең 6 килеше булуы. Баш килешнең кушымчасыз, калган килешләрнең кыек килешләр дип аталуы. Килеш кушымчалары. Баш килештәге исемнәрнең төрле җөмлә кисәге була алуы.













13.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Дәреслек 23-28б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.

Исемнәрнең 6 килеше булуы. Баш килешнең кушымчасыз, калган килешләрнең кыек килешләр дип аталуы. Килеш кушымчалары. Баш килештәге исемнәрнең төрле җөмлә кисәге була алуы.













14.

Б.с.үс. Изложение.

1

Дәреслек, “Изложение ләр җыентыгы”

Иҗади эшләү.

Килеш белән төрләнгән ялгызлык исемнәрен кулланып язу.













15.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

Дәреслек 28-30б.

Яңа материалны аңлату. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.

Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Тартым кушымчаларының предмет яки затның сөйләүчегә (мин, без), тыңлаучыга (син, сез) сөйләмдә катнашмаган затка яки предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүе.

Диктант − 7 мин.










16.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Дәреслек 31-32б.Таблица

Укытучы сүзе, әңгәмә. Теманы аңлату.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр.













17.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Дәреслек 31-32б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.

Төшем һәм иялек килеше кушымчаларын кулланудагы үзенчәлекләр. Тартым төшенчәсен белдерүдәге төрлелек. Сан, тартым һәм килеш кушымчаларының тиңдәш кисәкләрдә кулланылу үзенчәлекләре.













18.

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре.

1

Дәреслек 33-35б. Таблица

Яңа материалны аңлату, күнегүләр эшләү. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.
















19.

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы.

1

Дәреслек 36-39б.

Яңа материалны аңлату, күнегүләр эшләү. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.
















20.

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы.

1

Дәреслек 36-39б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.
















21.

Исемнәргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ.

1

Дәреслек 41-42б.Таблица

Яңа материалны аңлату, күнегүләр эшләү. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.

Исемнәрне морфологик яктан тикшерү.













22.

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Дәреслек 40-45б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.
















23.

Б.с.үс. Хат язу.

1

Дәреслек. Үрнәк хатлар.

Иҗади эшләү.

Эш кәгазьләреннән хат яза белү.

Хат язу.










24.

Контроль диктант.

1

“Диктантлар җыентыгы”

Иҗади эшләү.

Орфографиянең кыен очракларын үзләштерүне тикшерү максатында.













25.

Сыйфат турында төшенчә.

1

Дәреслек 45-49б.

Яңа материалны аңлату.

Сыйфатны предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирүе. Аның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сыйфатланмыш булуы. Сыйфатның җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе.

Сүзлек диктанты.










26.

Асыл һәм нисби сыйфатлар.

1

Дәреслек 50-53б.

Яңа материалны аңлату, күнегүләр эшләү. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.
















27.

Сыйфатларның ясалышы.

1

Дәреслек 54-58б. Таблица

Күнегүләр эшләү.

Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре: тамыр, кушымча ялгау юлы белән ясалган сыйфатлар, кушма, парлы һәм тезмә сыйфатлар. Ясалма сыйфатларның күбрәк исем һәм фигыльләргә махсус кушымчалары ялганып ясалуы. Сыйфат ясагыч кушымчалар: -лы; -ле, -сыз, -сез, -гы, -ге, -кы, -ке; -чан, -чән, -ык, -ек, , -ынкы, -енке, -ма,
-мә, -гыч, -ген, -лык, -лек. Гарәп-фарсы, рус һәм башка телләрдән алынган сүзләрдән ясалган сыйфатлар.













28.

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Дәреслек 58-64б.

Яңа материалны аңлату.

Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе булуы. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерүе. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларның бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтүе (-рак, -рәк кушымчалары ялганып ясала). Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның бер предметтагы билгенең башка предметларга караганда күбрәк булуын белдерә. Артыклык дәрәҗәсенең сыйфатның бер иҗегенә җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә; иң, утә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән; бер үк сыйфатны кабатлау аша ясалуы. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсенең -су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт,
-гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясалуы.













29.

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

1

Дәреслек 65-67б.

Яңа материалны аңлату, күнегүләр эшләү. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.
















30.

Сыйфатларның исемләшүе.

1

Дәреслек 67-71б. Таблица

Яңа материалны аңлату

Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүләре, берлек Һәм күплек санда килүләре. Бу күренешнең сыйфатларның исемләшүе дип аталуы.













31.

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.

1

Дәреслек 71-78б. Таблица

Күнегүләр эшләү, чагыштыру. Грамматик анализ.

Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү. Тема буенча үтелгәннәрне кабатлау.













32.

Диктант.

1

“Диктантлар җыентыгы”




Орфографиянең кыен очракларын үзләштерүне тикшерү максатында.













33.

Сан турында төшенчә.

1

Дәреслек 79-83б. Таблица

Яңа материалны аңлату, күнегүләр эшләү. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә жавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы. Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыкланган сүзнең саналмыш булуы. Санның күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелүе. Гарәп һәм рим цифрлары һәм аларны куллану.













34.

Саннарның ясалышы.

1

Дәреслек 83-86б.

Күнегүләр эшләү, чагыштыру.

Ясалышлары буенча саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булу, аларның дөрес язылышлары.













35.

Гарәп һәм рим цифрларының язылышы.

1

Дәреслек 86-88б.

Укытучы сүзе, әңгәмә.
















36.

Сан төркемчәләре. Микъдар саны.

1

Дәреслек 88-93б. Таблица

Яңа материалны аңлату. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш (микъдар, тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемгә бүленүе. Микъдар саннарның предметларның төгәл исәбен белдерүе һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап булуы. Өлеш саннарының да шушы төркемгә керүләре.













37.

Тәртип саны.

1

Дәреслек 94-95б.

Яңа материалны аңлату. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.

Тәртип санының предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдереп, ничәнче? соравына җавап булуы. Микъдар санына -нчы, -нче, -ынчы, -енче кушымчалары кушылып ясалуы.













38.

Бүлем саны.

1

Дәреслек 95-96 б.

Күнегүләр эшләү, чагыштыру.

Бүлем санының предметны тигез өлешләргә бүлүен белдереп, ничәшәр? күпмешәр? сорауларына җавап бирүе. Микъдар санына -ар, -әр, -шар, әр кушымчалары ялганып ясалуы.













39.

Чама саны.

1

Дәреслек 96-98б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.

Чама санының предмет санын якынча белдерүе, никадәр? ничәләп? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә, -нарча, -нәрчә кушымчалары ялгап ясалуы.













40.

Җыю саны.

1

Дәреслек 99-100б.







Сүзлек диктанты.










41.

Саннарның җөмләдә кулланылышы.

1

Дәреслек 100-102б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Саналмышы белән килгән саннарның җөмләдә күбрәк аергыч булулары, төрләнмәве. Саналмышыннан башка килгән саннарның, исемнәр кебек, килеш һәм тартым белән төрләнүе, җөмләнең төрле кисәкләре булып килүләре. Математик гамәлләрдә кулланыла торган саннарның саналмышсыз килеп төрләнә алуы һәм җөмләнең төрле кисәге булуы.













42.

Саннарны гомумиләштереп кабатлау.

1

Дәреслек 102-106б. Таблица

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.

Саннарга морфологик анализ ясый белү.













43.

Диктант.

1

“Диктантлар җыентыгы”




Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.













44.

Рәвеш. Рәвеш турында төшенчә.

1

Дәреслек 106-109б. Таблица

Яңа материалны аңлату. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы. Рәвешнең җөмләдә күбрәк фигыльне, сирәгрәк сыйфатны һәм рәвешне ачыклап килүе, хәл кисәк булуы. Рәвешнең төрләнми торган сүз төркеме булуы.













45.

Рәвешләрнең ясалышы.

1

Дәреслек 109-112б.

Яңа материалны аңлату. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Төзелеше ягыннан рәвешләрнең 5 төргә: тамыр, кушымчалар ялгау юлы белән ясалган, кушма, парлы, тезмә рәвешләргә бүленүе. Кушма рәвешләрнең кушылып, парлы рәвешләрнең сызыкча аша, тезмә рәвешләрнең составындагы сүзләрнең аерым язылуы.













46.

Рәвеш дәрәҗәләре.

1

Дәреслек 113-114б.

Яңа материалны аңлату. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Кайбер рәвешләрнең, сыйфатлар кебек үк, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендә килүләре.













47.

Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре. Саф рәвешләр.

1

Дәреслек 114-115б.

Яңа материалны аңлату.

Мәгънәләре ягыннан рәвешләрнең 6 төркемчәгә: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләргә бүленүе. Саф рәвешләрнең эшнең сыйфатын белдерүләре, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап булулары.













48.

Күләм-чама рәвешләре.

1

Дәреслек 116-118б.

Яңа материалны аңлату.

Күләм-чама рәвешләренең эш яки билгенең күләм-чамасын белдерүләре, күпме? ничаклы? никадәр? нихәтле? сорауларына җавап бирүләре.













49.

Охшату-чагыштыру рәвешләре.

1

Дәреслек 118-119б.

Яңа материалны аңлату. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Охшату-чагыштыру рәвешләренең эшнең үтәлү ысулын белдерүләре, ни төсле? соравына җавап булулары.

Сүзлек диктанты.










50.

Б.с.үс. Изложение.

1




Иҗади эшләү.

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү.















51.

Вакыт һәм урын рәвешләре.

1

Дәреслек 119-123б.

Яңа материалны аңлату.

Вакыт һәм урын рәвешләренең эшнең үтәлү урынын һәм вакытын белдерүләре, кайчан? (вакыт рәвеше), кайда? кая? кайдан? (урын рәвешләре) сорауларына җавап бирүләре.













52.

Сәбәп-максат рәвешләре.

1

Дәреслек 123-126б.

Яңа материалны аңлату.

Сәбәп-максат рәвешләренең эшнең сәбәбен, максатын белдерүләре, ник? нишләп? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирүләре.













53.

Рәвешләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ.

1

Дәреслек 127-129б.

Яңа материалны аңлату. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.

Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.













54.

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Дәреслек 126-137б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.

Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.













55.

Контроль диктант.

1

“Диктантлар җыентыгы”




Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.













56.

Алмашлык турында төшенчә.

1

Дәреслек 137-139б.

Яңа материалны аңлату.Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүзнең төркеменең алмашлык дип аталуы. Алмашлыкларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы.













57.

Алмашлыкларның ясалышы.

1

Дәреслек 139-141б.

Яңа материалны аңлату.Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.
















58.

Алмашлык төркемчәләре.

1

Дәреслек 142-144б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Мәгънәләре буенча алмашлыкларның җиде төркемгә бүленүе: зат алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, тартым алмашлыклары.













59.

Зат алмашлыклары.

1

Дәреслек 145-149б.

Яңа материалны аңлату.

I һәм II зат алмашлыклары сөйләмдә катнашкан затларны белдерә, берлек һәм күплек санда киләләр, килеш белән төрләнәләр, III зат алмашлыклары ул, алар сөйләмдә катнашмаган, әмма шулар турында сүз барган зат яки предметларны белдерәләр, берлек яки күплек санда киләләр. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.













60.

Тартым алмашлыклары.

1

Дәреслек 149-153б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Предметның кайсы затка каравын белдергән алмашлыкларның тартым алмашлыклары дип аталулары. Алар кайбер алмашлыкларга
-ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясала.













61.

Күрсәтү алмашлыклары.

1

Дәреслек 153-155б.

Яңа материалны аңлату.

Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтүе. Күрсәтү алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.













62.

Күрсәтү алмашлыкларының тартым, килеш белән төрләнеше.

1

Дәреслек 155-157б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.
















63.

Сорау алмашлыклары.

1

Дәреслек 158-160б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

Сорау алмашлыкларының сорау формасында зат яки предметларга, аларның билгесе яки саннарына һәм хәлләренә күрсәтүе. Юклык алмашлыкларының предметны, билгене кире кагуны яки аларның булмавын белдерүләре. Аларның сорау алмашлыклары алдына һич яки бер сүзләрен кую юлы белән ясалулары.













64.

Билгеләү алмашлыклары.

1

Дәреслек 160-161б.

Яңа материалны аңлату.

Билгеләү алмашлыкларының гадәттә затларны, предметларны гомумиләштереп белдерүләре. Аларның исемне ачыклап аергыч булып килгәндә төрләнмәүләре.













65.

Билгеләү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

Дәреслек 161-164б.

Яңа материалны аңлату. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.

Үзләре ачыклаган сүз урынына килгәндә килеш, тартым белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүләре. Үз алмашлыгының өч затка да каравы һәм тартым, килеш белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүе.













66.

Билгесезлек алмашлыклары.

1

Дәреслек 164-168б.

Яңа материалны аңлату.

Билгесезлек алмашлыкларының сорау алмашлыкларына әллә сүзе яки -дыр, -дер,
-тыр, -тер кисәкчәләре кушылып ясалулары.













67.

Юклык алмашлыклары.

1

Дәреслек 168-170б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.
















68.

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

1

Дәреслек 170-178б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.

Үзләре күрсәткән сүзләр җөмләнең кайсы кисәкләре булса, алмашлыкларның да шул ук кисәкләр булып килүе. Алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү.













69.

Б.с.үс. Контроль изложение.

1




Иҗади эшләү.

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү.













70.

6 нчы класста үткәннәрне кабатлау.

1

Дәреслек 178-183б.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.
















Программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы "
351.8kb.

07 10 2014
1 стр.


7нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан республикасы Законы

351.63kb.

25 12 2014
3 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: РФ "Мәгариф турында"гы Законының 7 нче маддәсе

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

287.22kb.

15 12 2014
1 стр.


Татар теленнән эш программасы 1 нче сыйныф (99 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

473.04kb.

01 10 2014
2 стр.


Татар әдәбиятыннан эш программасы 8 нче сыйныф (70 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты про

230.11kb.

30 09 2014
1 стр.


Татар теленнән эш программасы 5 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту пр

482.4kb.

11 10 2014
4 стр.


Татар теленнән эш программасы 7 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

286.02kb.

12 10 2014
1 стр.


9 нчы сыйныф, татар теле. (68 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле

496.48kb.

02 10 2014
3 стр.