Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1


Минһаҗ Исмәгыйлинең тормыш

юлы һәм әдәби эшчәнлеге.

Төзүче: Абейдуллова

Гелсирень Гадельзяновна,

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Шыгырдан -2011



ПРОЕКТНЫҢ ПРОБЛЕМАСЫ:

татар халкының бөек улы, ярты гасырга якын чит илдә яшәгән, бөтен җаны - тәне белән антифашист булган Шыгырдан улы Минһаҗ Исмәгыйлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында укучыларның белмәве.



МАКСАТ:

- Минһаҗ Исмәгыйлинең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу;

- аңа, аның ижатына карата кызыксыну хисләре уяту,

- ул калдырган әдәби мирасның кадерен белү,

- Минһаҗ ага кеше күңелендә якты бер нур – изгелек нуры булып яшәгән, шул нурга тап төшермәслек итеп яшәргә кирәклеген төшендерү.

БУРЫЧЛАР :

- Минһаҗ Исмәгыйлинең тормыштагы урынын билгеләү,

- әсәрләрен барлау, аларга кыскача күзәтү ясау,

- аның иҗатына хас үзенчәлекне ачыклау.



ТИКШЕРҮ ОБЪЕКТЫ:

авылдашыбыз Минһаҗ Исмәгыйлинең тормыш юлы һәм иҗаты.



ПРОЕКТНЫҢ ПРАКТИК ӘҺӘМИЯТЕ:

укытучыларга дәрестә, класс сәгатьләрендә куллану өчен ярдәмлек була алуы.

Эчтәлек.

1.Кереш.

2.Төп өлеш.

- “Җыракларда яшәсәм дә авылымнан, -

Син генә бит һаман минем уйларымда.”


  • ... Их, шатланам, татар булуыма!

Безнең дә бит бөекләр булган.

  • Тормыш кырауларына бирешмичә яшәгән карт шигырьләре.

3.Йомгаклау.

Явыз фриц мине мәҗбүр итте

Ватанымны ташлап китәргә.

Адашкан каз кебек ялгызым

Алманнарда гомер итәргә...

(“Мөһаҗир”).

Минем туган авылым –Чувашстанның Батыр районында урнашкан Шыгырдан авылы. Шыгырдан – алты мәчетле, зур матур авыл. Һәр мәчетнең үзенең тарихы бар. Мине кызыксындырганы - Минһаҗ мәчете.

Бу мәчет авылның урта бер җиренә урнашкан. Сораша торгач, Минһаҗның безнең арабызда йөргән реаль шәхес булганлыгы билгеле булды. Кем соң ул Минһаҗ ага? Менә шул сорау мине мәчеткә китерде. Мин, мулла Әлфит абый Алеевтан сорашып, китаплардан аның турында белешмәләр эзләп таптым.



Минһаҗ Ямалетдин улы Исмәгыйли 1910 елның 21 августында хәзерге Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында туа. Шыгырдан элек тә, хәзер дә татар авылларының иң зурларыннан берсе хисаплана.Картлар әйтүенә караганда, Октябрь инкыйлабына кадәр бездә 12 мәчет булган.Хәзер исә 6 мәчет, 2 мәктәп бар. Күп еллар узгач, Ямалетдин углы туган авылы хакында менә ничек язачак:

Шыгырданым, һәрвакытта син уемда,

Җөреп торам өмә, мәҗлес, туйларында.

Җыракларда яшәсәм дә авылымнан, -

Син генә бит һаман минем уйларымда...

Исмәгыйльләр (Измайловлар) – авылның зур нәселе, Ибраһим – Ямалетдин аганың әтисе. Шуларга мөнәсәбәттә Минһаҗ ага үзен Измайлов, Ямалетдинов, Ибраһимов фамилияләре белән йөрткән.Шигырьләрен исә ул укучыларга еш кына “Минһаҗ”, “Минһаҗ Исмәгыйли” һәм башка исемнәр белән тәкъдим итә.

Яшьли ятим калып, укымышлы гына абыйсы кулында тәрбияләнгән Минһаҗ Ямалетдин углы авыл мәктәбендә, Касыйм педагогия училищесында, Казан университетының география факультетында укый. Аннан Узбекстандагы Маргелан, Ташлак калаларында укытучы, мәктәп директоры булып эшли. 1941 елда сугыш башланып, бер – ике ай да үтми, Минһаҗ Ямалетдин улы фронтка китә. Ул анда капитан дәрәҗәсенә ирешә, өлкән политрук та булып эшли, батырлыклары өчен төрле бүләкләргә лаек була. Ике ел сугышканнан соң, 1943 елның августында Курск-Орел дугасындагы бәрелешләрдә яраланып, әсирлеккә эләгә. Аннан Алманиядәге концлагерь, зиндан тормышы, хастаханәләр.. Бик күпләгән әсирләр белән берлектә, Минһаҗ Исмәгыйли дә, Ватанына кайтмыйча, чит илдә калырга мәҗбүр була.Аның Алманиядә төп яшәү урыны – Мюнхен һәм Штутгарт калаларыннан ерак булмаган Ной-Ульм шәһәре. Кечерәк кенә бу борынгы кала Минһаҗ Исмәгыйлинең шигырьләрендә дә искә алына.

Бу шәһәрдә туган Эйнштейн,

Бу җирләрне Кеплер таптаган.

Яшьлегендә шушы урамнарда

Бөек шагыйрь Шиллер атлаган.

Даһи Гете монда булган диләр,

Һенриһ Һейне булган бу җирдә,

Чит җирләрдән килгән бөекләр дә

Булгалаган икән бу җирдә...

Минһаҗ Исмәгыйли заводта, “Азатлык” радиосында һәм башка урыннарда эшли, мөһаҗәрәттәге татар, урыс, украин гәжит-журналларына языша, “Безнең фикер”, “Таң йолдызы”, “Азат Ватан” кебек вакытлы басмаларны чыгаруда турыдан- туры катнаша.Алманиядә аның төрле милли – мәдәни чараларны оештыруда активлык күрсәтүе, күренекле кешеләр белән аралашуы да мәгълүм.

Кызыксынучан табигатьле, кешеләр белән тиз аралашучан Минһаҗ Исмәгыйли сәяхәт кылырга ярата. Аның дөньядагы күп кенә мәмләкәтләрдә булуы билгеле. Ул немец телен ана теле кебек үзләштерә. “Немец бабай”ның урыс, төрек, үзбәк, чуваш, француз, инглиз, итальян телләрендә дә аңлашуы мәгълүм.

Минһаҗ Исмәгыйли 30нчы елларда гаилә кора. Ике балалары була. Әмма ире сугышка киткәч, Фатыйма ханым юк кына гаеп белән төрмәгә эләгә. Балалары ачлыктан үлә. Дистә еллар зинданда утырып кайткач, Фатыйма ханымның гомере фаҗигале төстә өзелә. Бу аянычлы аянычлы хәлләр Минһаҗ Исмэгыйлигә бераздан гына мәгълүм була. Нечкә күңелле, табигатьне, чәчәк һәм кошларны яратучы, шагыйрь җанлы, хисләнүчән кеше булган ул. Аның бик күп шигырьләреннән күз яше саркый. Бу, күрәсең, ярты гасырга якын туган Ватаныннан, сөйгәне Фатыймасыннан, балаларыннан аерылып яшәргә мәҗбүр булу галәмәтедер. Туган иленә кайту мөмкинлеге киселгәч, йөрәгеннән кан тамызып, “Аерылышу” шигырен язган.

Оныта алмам зәңгәр күзләреңне,

Күрә алмам нурлы йөзеңне.

Кара көннәр килде яшен яшьнәп,

Таба алмыйм баскан эзеңне.

Тапсам әгәр баскан эзләреңне,

Тирән дәрьялардан үтәрмен.

Кара көннәр үтәр, мин һаман да

Кавышуны, бәгърем, көтәрмен...

Ватанны, туган җирне сагыну – мөһаҗирлеккә төшкән һәр кеше өчен табигый сыйфат. Эмоциональ, милли рухлы Минһаҗда исә җирсү аеруча көчле. Туган авылын, үзе туып - үскән Юхма буйларын, яшьлеге үткән Казанны сагыну аның бөтен иҗатына диярлек хас.

Төннәремдә һаман йокламыйча,

Күңелем белән очам еракка.

Их, син, туган илем, Юхма суы,

Калдыгыз шул инде еракта.

(“Илне сагыну”)

Әй җилкәем, беләм, син барасың

Минһаҗ туып - үскән илләргә.

Сәлам сөйлә мине өзелеп көткән

Урманнарга, болын, күлләргә...

(“Җилгә”)

Минһаҗ Исмәгыйли күп йөри, бөтен дөньяны гизә. Шуның белән туган илен сагыну хисен, йөрәк ярасын басарга тели. Испаниядә йөргәндә “Илебезнең киләчәге”, Бразилиядә “Туган ил”, Аргентинада “Безнең ил” дигән шигырьләрен яза.

Минһаҗ Исмәгыйлинең күңел ярсуын бернинди сәяхәт тә баса алмый. Киресенчә, ул үзенең күңел китеклеген тагын да ныграк тоя. Франциядә булганда аның гүзәл табигате, Парижда исә француз хатыннарының чибәрлеге турында гына язарга кирәк тә бит. Мөһаҗирнең аягы Париж урамнарын таптаса да, күзе Француз хатыннарының нечкә билләренә, нәфис аякларына төшсә дә, күңеле вакытсыз дөнья куйган Фатыймасы, кызы Сания, улы Хәмзә янында була.Сабыйларының ачтан, ә хатынының Сталин ГУЛАГыннан кайткач дөнья куйганлыклары турындагы хәбәр аңа озак еллардан соң гына барып иреште.

Кыска булды бәгърем тормыш юлың,

Фаҗигале үтте көннәрең.

Күз алдыңда һәрчак мин булганмын,

Елап үткән кара төннәрең.

Ничек кенә булмасын, тереклек кешене тора - бара үзенең табигый кануннары белән яшәргә мәҗбүр итә. Минһаҗ Исмәгыйли Амалия исемле бер хатын белән тормыш корып җибәрә һәм аның белән кырык еллап гомер кичерә. Балалары булмый. Немец бабай алман хатынын хөрмәт итеп яши. Ләкин Амалия ханым 1990 нчы елда озак авырып ятканнан соң вафат була. Минһаҗ ага тагын ялгыз кала. Туган җирен һич күңеленнән чыгармаган Ямалетдин улы дүрт дистә елдан Ватанын кабат күрү бәхетенә ирешә. Советлар илендә үзгәртеп корулар башлангач, ике арадагы кайту-китүләр ешая. Минһаҗ ага өчен яңа тормыш башлана. Хатыны Амалия ханым үлгәннән соң, ул, даими яшәр өчен Шыгырданга кайта.

Туган авылына кабат әйләнеп кайтканнан соң, Минһаҗ ага үз хисабына мәчет салдыруга керешә. Мәчет төзетүне Минһаҗ ага, ничектер, авылдашлары алдында үзенең әхлакый бурычы итеп санады, һәм, гомумән, ул Шыгырданы белән горурланып, аның үсүенә, матур яшәвенә сабыйларча куанып йөрде.

Шыгырданга калдырам мин

Салып ак мәчетемне.

Онытмагыз, искә алыгыз

Хаҗи Минһаҗыгызны.

Бу дөньяның адәм баласы аңлап җиткермәслек “тәкый гаҗәп...” эшләре дә чыгып тора. Мәчет ачу хәстәре белән мавыгып йөргән Минһаҗ ага өстенә көтелмәгән кайгы-бәлалар килеп төшә... 85 яшен тутырып килүче карт урын өстенә ава. Җәйнең ямьле айларында туып, кырык үлемнән калып, ярты гасырга якын мөһаҗирлектә яшәп, милләт каһарманнары белән бер сафта атлап, һәр сүзен милли азатлык өчен көрәшкә багышлап, бөтен җаны-тәне белән антифашист булып, төрле газаплар белән теткәләнгән йөрәк тибүдән туктый.

Минһаҗ Исмәгыйли кылган эш-гамәлләре, төзегән мәчете белән генә түгел, аерым шигырьләре, әдипләр һәм күренекле шәхесләр хакындагы истәлекләре белән дә таныш. Анын сүз сәнгате белән кызыксынуы яшьтән ук башланып, бөтен гомере буена дәвам итә. Бу хакта филология фәннәре докторы Фәрид Кошай болай яза :”Ул яшьлегендә ук... төрле хикәяләр, шигырьләр укуны бик яраткан. Бу өлкәдә шагыйрь үзе ( менә) нәрсә яза: “Мин яшьлегемдә әдәбият белән кызыксына идем. Кай вакытларда укый-укый, кулыма китап тотып йоклап китә торган идем.Минем бу яшьлегемдә каныма сеңеп калган хосусиятем әле бүген дә дәвам итә,-ди.

Минһаҗ Исмәгыйли тик татар әдәбияты белән генә кызыксынмый. Аның китапханәсендә Җир шарының төрле континентларында яшәүче шагыйрь-язучыларның әсәрләре күп.Ул бай, укып туймастай матур. Тирән эчтәлекле Шәрык әдәбияты белән бергә, немец, инглиз, итальян, испан һәм башка бик күп төрле Европа илләренең әдәбияты белән дә бик кызыксына. Бигрәк тә ул бай Иран әдәбиятын сөя...Ул фәннең башка өлкәләре белән бик яхшы таныш. Шул сәбәпле аны күп кешеләр “аяклы энциклопедист” дип йөриләр.

Минһаҗ Исмәгыйли Казанда уку елларында төрле әдәби кичәләргә йөри, Муса Җәлил, Төхфәт Ченәкәй, Сирин һәм кайбер башка әдипләр белән очраша. Урта Азиядә эшләгәндә, Зыя Ярмәки белән аралашулар да аның күңелендә эзсез калмый. Әсирлектә Минһаҗ Исмәгыйлинең Муса Җәлил, Абдулла Алиш белән һәм башка кайбер әдипләр белән очрашуы да мәгълүм. Аның милли азатлык, журналистлык һәм әдәби иҗат белән ныклап шөгыльләнеп китүенә Гаяз Исхакый белән аралашулары көчле йогынты ясый. Минһаҗ Исмәгыйли, гомумән, мөһаҗәрәттәге татар иҗади көчләре белән тыгыз мөнәсәбәттә тора.

Минһаҗ Исмәгыйли табигате белән эмоциональ, тәэсирләнүчән кеше булган. Казанда аның башта университетка түгел, театр техникумына керергә йөрүе дә юкка гына булмагандыр. Минһаҗ аганың, Ватанында һәм чит илләрдә яшәгәндә, төрле тамаша-спектакльләрдә катнашуы, мәҗлес-кичәләрдә матур итеп җырлавы мәгълүм. Димәк, аның күңелендә билгеле бер сәнгати сәләт булуы бәхәссез.

Минһаҗ Исмәгыйли профессиональ шагыйрь түгел, ул махсус филологик белем дә алмаган. Аның өчен шигърият өстәмә бер шөгыль, мавыгу. Аның шигырьләрендә аерым тел-стиль чатаклыклары, кабатланулар, ритмик төгәлсезлекләр, прозаик юллар очравы, иң беренче чиратта, нәкъ әнә шул сәбәпләр белән аңлатыла. Әмма без бер хакыйкатьне истә тотарга тиешбез: реаль тормышта катлаулы язмышка ия булган Минһаҗ Исмәгыйли яшәгән, ул әдәби иҗат белән дә шөгыльләнгән; аның, тарихи - мәдәни факт буларак, шигырьләре бар.Шуңа күрә алар хакында фикер йөртү, ул язмаларнын кайберләрен укучыларга тәкъдим итү – табигый һәм зарури.

Минһаҗ агадан: «Кайчан шигырьләр яза баш­ладыгыз?» — дип сорагач, ул болай җавап биргән: «Яшьли үк аз-маз сызгаладым. Әмма әсирлек, сагыну мине шагыйрь итте». Бу уңай белән бер типологик күренеш хакында әйтеп китәргә кирәк: немец зинданнарында газап чигүче бик күп кенә татар әсирләре шигырь язганнар, күңел җирсүләрен сүз сәнгате ярдәмендә басарга тырыш­каннар. М. Җәлил, А. Алиш, X. Мөҗәй, Г. Кормаш һ. б.— моның ачык дәлиле.

Минһаҗ Исмәгыйли мөһаҗәрәттә узган бөтен гомере буена әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Әмма аның әсәрләре юньләп тупланмаган, хәзергәчә төрле җирләрдә һәм кулларда тарау ятуын дәвам итә. Минһаҗ Исмәгыйлинең тәүге шигырьләр җыентыгы 1953 елда Алманиядә дөнья күрә. Әмма ул китап хәзер безнең кулыбызда юк. Минһаҗ аганың аерым шигырьләре 40—70 нче елларда чит илләр­дәге төрле гәҗит-журналларда, шул исәптән «Кагап» мәҗмугасында да еш басылып тора. «Аҗаган» журналында (1992.— № 2) аның 40 нчы еллар ахырында язылган дүрт шигыре («Сара», «Казан», «Ватанны сагыну», «Солтан Галиев») укучыларга тәкъдим ителде. «Казан», «Ватанны сагыну» шигырьләре «Мирас» битләрендә дә (1995.— № 5—6) дөнья күрде.

Минһаҗ аганың аерым хатлар һәм әдәби текстлар белән беррәттән, 186 битлек, гарәп хәрефләре белән басылган китап та бар (Минһаҗ. Шигырьләр җыентыгы.— Иран-Тәһран, 1968). Бу мәҗ­мугада авторның төрле елларда иҗат ителгән 90 шигыре урнаш­тырылган (2 меңнән артык шигырь юлы). Китапның 1—8 битләрендә «филология фәннәре докторы Фәрид Кошай» тарафыннан язылган кереш мәкалә бар. Анда авторның тәрҗемәи хәле, шигырьләренең аерым үзенчәлекләре хакында кайбер мәгълүматлар бирелә, «Шагыйрьнең психикасына килгәндә,— ди кереш сүз авторы,-ул — бик йомшак, нечкә күңелле кеше. Фәкыйрь, ятим, зәгыйфьләрне күрсә, яшь бала кебек кызганып, күзләреннән мөлдер-мөлдер кайнар яшьләр тама башлый. Ул, кызганып, кесәсеннән барлы-юклы акча­сын чыгарып бирә...» «Шигырьләре, җанлы кеше кебек, укучыны үзенә тартып торалар. Менә инде шуның өчен шагыйрь Минһаҗ әфәнденең шигырьләрен бер укысаң, тагы икенче мәртәбә укыйсы килеп тора». Китапның ахырында аерым сүзләргә һәм гыйбарәләргә аңлатмалар бирелгән.

Минһаҗ Исмәгыйли шигырьләренә нинди сыйфатлар хас соң? Ул нәрсәләр турында һәм ничек яза? Иң беренче чиратта, аның иҗаты өчен лириклык, эмоциональлек хас. Вакыйгалардан бигрәк, уй-кичереш, рухи халәт үзәктә тора. Автор шәхесе белән лирик каһар­ман, еш кына үзара кушылып, бер табигый берлек тудыралар. Шуның нәтиҗәсендә шигырьләр, ничектер, әдипнең шәхси язмыш елъязмасы, поэтик биографиясе рәвешендә дә кабул ителәләр. «Җыр­ларымнан белерсең...» дигән мәшһүр гыйбарәдәге кебек, Минһаҗ Исмәгыйли шигырьләрен уку аша без авторның бала чагын һәм яшьлеген дә, зиндандагы һәм мөһаҗәрәттәге тормышын да, иҗти­магый һәм шәхси мәнфәгатьләрен дә, психологиясен һәм идеал­ларын да шактый тулы күзаллыйбыз.

Шагыйрь нәрсә турында гына язмасын, һәрчак татар углы булып кала:

«Татар» дисәм, миңа күп көч керә,

Күз алдыма килә Батыйлар.

Җир тетрәтеп йөргән Атиллалар,

Нигә, дустым, кабат кайтмыйлар?!

Бу дүртьюллыкның 1968 елгы җыентыкка эпиграф итеп алынуы да юкка гына түгел:

Их, шатланам татар булуыма,

Кычкырып җырлыйм татар җырларын,—

ди автор «Урыска тәрилкә тотучы татар шагыйрьләренә» әсәрендә. Бу юллар — декларатив белдерү түгел, ә Минһаҗ Исмәгыйли шигъ­риятенең җаны, рухы.

Алга таба автор татар иленең «Иваннар» тарафыннан яулап алынуы, милләтебезнең коллыкка төшүе, хәзерге хокуксыз хәле хакында яза.

Минһаҗ Исмәгыйли акча, байлык өчен милләтен сатучыларны, «милли хаиннәр»не кискен тәнкыйтьли:

Кирәкмәсә вөҗдан, оялмасаң,

Рәхәт яшәргә дип уйласаң,

Акча кирәк булса — сат милләтең,

Акчага син әгәр туймасаң...

Гакыллы син, үзең алданмыйсың,

Беләсең син ничек торырга.

Иваннарга сатып Хәйрулланы,

Матур итеп тормыш корырга...

(«Милли хаиннәргә»)

Советлар илендә «имансызлык»ның, урыслаштыруның, «Иван көенә җырлау» ның көчәя баруы да шагыйрь игътибарыннан читтә калмаган:

Беткән икән сездә милли хисләр,

Сүнгән икән милләт хисләре.

Кайсы белән генә сөйләшсәм дә,

Аңкып тора урыс исләре...



(«Милли имансызларга»)

Катнаш никахлар бездә озак еллар буе макталды, андый гаиләләр халыклар дуслыгының өлгесе рәвешендә тәкъдим ителде. Хәтта Казанның миллионынчы кешесе итеп тә урыс-татар гаиләсенең баласы билгеләнде. Әмма катнаш никахларның татар милләтенә нинди афәт китерүе соңгы елларда гына җәмәгатьчелек тарафыннан күтәрелде. Минһаҗ Исмәгыйли исә бу мәсьәлә хакында инде моннан кырык еллар элек үк шигырьләр язган:

Әйтче, кызый, нигә кызганмыйча,

Милләтеңне читкә ташладың?

Читләр белән китеп, милләт сатып,

Кара тормыш итә... башладың...



(«Читләр белән уйнаучы кызларга»)

Мәшһүр «Идегәй» дастанында ук көнчелек, талаш аркасында бөек Алтын Урда дәүләтенең таралуы эчке әрнү белән тасвирлана. Әмма, кызганыч ки, татар һаман да тарихтан сабак алмый. Бердәмлек җитмәү, үзара ызгыш-талаш Минһаҗ Исмәгыйлине дә бик борчый. Киң катлам укучыларына дәшеп, ул болай ди:

Әй милләтем, нигә соң син

Берлекне һич сөймисең?

Кызганмыйсың халкыңны,

Кайгырмыйсың, көймисең?

Берлек булмау аркасында,

Көл булды ич татарың.

Ызгышып, сугышып тагы

Күпме еллар ятарсың?!

Әхмәд сөйми Биктимерне,

Биктимер — Галиләрне.

Үткән шомлы тарихка

Тагы бер карыйк әле.



(«Милли берлек»)

Минһаҗ Исмәгыйли халыкны уяту, аның үзаңын үстерү макса­тында, милләтебезнең күренекле шәхесләре хакында да шигырьләр яза («Безнең дә бөекләребез булган», «Идел-Урал азат булыр», «Такташ», «Солтангалиев» һ. б.).

Гаяз ага, син бит безгә кояш идең,

Синең юлың ак юл, бәхет юлы иде.

Шуңа күрә син курыкмадың дошманнардан,

Чөнки син бит батыр татар улы идең!..

Шагыйрь «Солтангалиев» әсәрен 1946 елда, бу тарихи затны Советлар илендә «дошман» дип бәяләгән чорда иҗат иткән. Әмма шуңа да карамастан ул Мирсәет Солтангалиевне «даһи» дип атый, аның милли бәйсезлек өчен көрәштә мөһим тарихи роль уйнавын шактый тулы гәүдәләндерә.

Минһаҗ Исмәгыйлинең аерым шигырьләре башка халыкларның мәшһүр затларына да багышланган («Президент Линкольнга», «Ата-төрек», «Маршал Маннерхайм» һ. б.). Әмма бу төр тарихи шәхес­ләрне дә ул милли-азатлык, бәйсезлек, гаделлек өчен көрәш нокта­сыннан торып яктырта:

Тарих битләрендә әз очратам

Синең кебек даһи кешеләрне.

Милләтеңне уттан чыгару өчен

Эшләдең син бөек эшләрне,—

ди ул, мәсәлән, Ататөрек хакында.

Мөһаҗир язмышы — Минһаҗ Исмәгыйли шигырьләренең төп темаларыннан берсе. «Мөһаҗир» әсәрендә аның мондый юллары бар:

Явыз фрич мине мәҗбүр итте

Ватанымны ташлап китәргә,

Адашкан каз кебек, берьялгызым

Алманиядә гомер итәргә...

Ватанны, туган җирне сагыну — мөһаҗирлеккә төшкән һәр кеше өчен табигый сыйфат. Эмоциональ, милли рухлы Минһаҗ Исмәгыйлидә исә җирсү аеруча көчле. Туган авылын, үзе туып-үскән Юхма буйларын, яшьлеге үткән Казанны, кендек каны тамган Идел-йортны сагыну аның бөтен иҗатына диярлек хас. Бу төр уй-кичерешләрен ул кайта-кайта, гаҗәеп күптөрле вариацияләрдә белдерә:

Төннәремдә һаман йокламыйча,

Күңелем белән очам еракка.

Их, син, туган илем, Юхма суы,

Калдыгыз шул инде еракта...

(«Илне сагыну»)

Син бит — йөрәк, син бит — якты йолдыз,

Син бит — кыйбла татар халкына.

Күптән инде сине ташласам да,

Һаман йөрәк сиңа ашкына...

( «Казан» )

Сагынуына дәва таба алмыйча, лирик герой искән җилләргә, очар кошларга, сайрар сандугачларга мөрәҗәгать итә:

Әй җилкәем, беләм, син барасың

Минһаҗ туып-үскән илләргә.

Сәлам сөйлә мине өзелеп көткән

Урманнарга, болын, күлләргә...



( «Җилгә» )

Ул «Рейн суын» кичкәндә дә, «Бельгиянең күмер шахтасында» да, Альп тау итәгендә дә туган җирен, аның кешеләрен уйлый:

...Бельгиянең күмер шахтасында,

Миссисипи елга буенда,

Сезне сагынып, иркәм, үтә гомерем,

Сез булырсыз минем уемда...



(«Татар кызына»)

Аның сөйгән ярлары да («Озын кара чәчле, кара кашлы, нечкә билләре дә») — җирсез-зәминсез затлар түгел, ә Идел-йорт, милләт кызлары. Туган якның хәтта этләре дә аңа «сөеп» кенә өрә.

...Далаларга чыксам, сандугачлар

Сайрый-сайрый каршы ала иде.

Урманнардан җырлап үткән чакта,

Кошлар сайрап озатып кала иде.

Этләрең дә сөеп, якын күреп,

Өрә-өрә каршы ала иде.

Ата казларың да йөгреп килеп,

Тешли-тешли озатып кала иде...



(«Авылны сагыну»)

Татарның күпгасырлык тарихы, меңъеллык мәдәнияте мөселман көнчыгышы белән тыгыз бәйләнешле. Шәрык дөньясы белән багла­ныш татарның рухи үсешен, милли яшәешен тәэмин иткән. Минһаҗ Исмәгыйли дә бу тарихи хакыйкатьне яхшы аңлый. Истәлекләрдән аның гарәп-фарсы һәм төрки классикасын ныклап укуы, аны хөрмәт итүе мәгълүм. Бу мәсьәләгә шагыйрь үз әсәрләрендә дә урын бирә. «Җәләледдин Румый кабере янында» шигырендә ул татар зыялы­ларының остазы булган, бөек фарсы әдибен (XIII йөз) гаять зурлый, аның күпкырлы талантын, тарихи ролен югары бәяли.

...Күк йөзендә зур йолдызлар күп булса да,

Һәр көн алар яңарып, туып торса да...

Синең кебек якты түгел ул йолдызлар,

Зәңгәр күкне яктыртучылар булса да.

Минһаҗ Исмәгыйли, нигездә, икенче һәм дүртенче юллары үз­ара рифмалашучы дүртьюллык строфалар белән яза. Аларның күпчелегендә иҗекләр саны 10-9-10-9, ә ритмик буыннар 4 + 2 + 4, 4+2+3... рәвешендә. Арада һәр юлы 12 шәр иҗектән торган (4+4+4) шигырьләр дә бар. Бу төр үлчәмнәр һәм рифмалашу, гомумән, татар сүз сәнгатенә хас. Күпчелек шигырьләре 6—7 строфалы.

Минһаҗ Исмәгыйли эндәш, мөрәҗәгать формасын аеруча яратып куллана:

...Син бит, Казан, мине кеше иттең,

Юл күрсәттең алга атларга...



( «Казан» )

... Һичвакытта, Сара, онытмамын

Синең нурлы, көләч йөзеңне...

(«Сара»)

Шагыйрь кайвакыт башкаларга гына түгел, ә үз-үзенә дә мөрә­җәгать итә һәм, газәл жанрындагы кебек, үз исемен дә шигырьләренә кертеп җибәрә:

Кайгырма син, Минһаҗ, түкмә яшең,

Читтә үтә диеп көннәрем.

Бөек пигамбәр дә синең кебек

Үткәргән бит шулай төннәрен...



(«Читтә йөрү»)

Кабатлау, ягъни янәшә шигырь юлларын бер үк сүзләр (ягъни юлбаш анафоралар) белән башлау төрки-татар сүз сәнгатендә, Бакырганый, Өмми Кәмал, Кандалый иҗатлары аша элек-электән килә. Бу сәнгати алымны Минһаҗ Исмәгыйли дә хуш күрә.

...Яз, бәгърем, зинһар, сәлам хаты,

Яз, бәгърем, зинһар, ташлама...



(«Хат көтәм»)

...Син генә бит минем якын дустым,

Син генә бит мине аңлыйсың;

Син генә бит, мине якын күреп,

Сахра-болыннарда сайрыйсың...

Юлбаш анафора, кабатлау алымнарын автор кайвакыт риторик сорау белән бергә дә бирә:

Нигә соң мин болай чит илләрдә?

Нигә соң мин хәсрәт эчендә?..



(«Нигә мин чит илдә?»)

Минһаҗ Исмәгыйли иҗатында кешенең уй-кичерешләрен, эш-гамәлләрен табигать белән бәйләнештә бирү дә еш очрый. Пейзаж инсан яшәешенең зарури бер өлеше, компоненты рәвешендә тас­вирлана.

...Син, кояш, нинди генә җылмайсаң да,

Шәфкатьле җил, чәчләремне тарасаң да,

Матур-матур күбәләкләр очкан чакта,—

Һич оныта алмыйм син, алтыным, туган илне...



(«Туган ил»)

Минһаҗ Исмәгыйли татар сүз сәнгатендәге, сөйләм телендәге күптөрле сурәтләрне, тасвир чараларын шактый мул куллана («кара каш», «нечкә бил», «алтын кебек», «зәңгәр күзләр», «Куян кебек качып-посып йөрү» һ. б.). Шигырьләрдә «урыс» этнонимы еш кына «Иван» исеме белән атала. Автор үзе яраткан, хөрмәт иткән кеше­ләрне, әйберләрне кайчак «кояш», «якты йолдыз» белән тиңли: «Син бит безгә якты йолдыз идең» (Солтангалиев).

Минһаҗ ага Гаяз Исхакыйның сөйләм көчен белдерү өчен аны «аккан сулар, сайрар кошлар туктап тыңлый иде» дигән сурәтне кулланырга ярата иде. Бу детальләр аның шигырьләрендә дә очрый:

...Матурлыгын ишетеп, шигырьләрен

Агымсулар туктап тыңлаган...

(«Безнең дә бит бөекләр булган»)

Шагыйрь иҗатында кулланылган «кара тәкъдир», «боеккан кош», «адашкан каз» кебек сурәтләр мөһаҗир тормышын, автор язмышын тагын да калкурак күрсәтергә ярдәм итәләр.

Яшәгән урыннарына, кылган сәфәрләренә, укыган китапларына мөнәсәбәттә Минһаҗ Исмәгыйли үз иҗатында күптөрле географик һәм тарихи атамалар, кеше исемнәре куллана. Алар, кагыйдә була­рак, шигырьләрнең эчтәлеге белән табигый ялганып, төп тема белән керешеп китәләр.

Безнең әдәбиятта аерым инсаннарга багышлап әсәрләр язу, мәдхияләр иҗат итү күптәннән килә. Бу традициягә тугры калып, Минһаҗ Исмәгыйли төрле багышламалар иҗат итә. Аларда, бер яктан, төп адресатлар мактала, икенче яктан, авторның хатирәләре, теге яки бу мәсьәлә буенча уй-кичерешләре бәян ителә («Ататөрек», «Максуд дустыма», «Инженер Барый дустыма» һ. б.).

«Ак каен» — Зыя Ярмәки иҗатының йөзек кашы. Бу әдипкә багышламасында Минһаҗ Исмәгыйли нәкъ әнә шул ак каен детале аркылы дустын зурлый, Зыя Ярмәки белән үткән яшьлек көннәрен искә төшерә.

Гармун (тальян гармун) — татар рухи дөньясының бер символы. Мөгаен, шуңа күрәдер бу деталь Минһаҗ Исмәгыйли иҗатында да очрый. Хәтта шагыйрьнең «Гармун» дип исемләнгән махсус шигыре дә бар. «Барый дусты»ның «Альп буйларында» сузып-сузып уйнаган гармун моңы лирик геройның күңелен кузгата, аны Ватанга, татар тарихына алып китә, яшәргә «көч бирә».

Һади Такташ — татар шигъриятенең алтын баганасы, татар сүз сәнгатенең кабатланмас остасы. Ул чордашларына, үзеннән соңгы укучыларга һәм әдипләргә гаять зур йогынты ясады һәм ясый. Минһаҗ Исмәгыйли — шуның бер ачык дәлиле. Ул Такташны яшь­тән үк яратып укуын, аның иҗатына мөкиббән китүен яшермичә сөйли иде. Әдипнең «Мокамай» авторына багышлап язылган махсус шигыре дә бар. Анда ул бөек шагыйрьгә хөрмәт хисләрен белдерә һәм әсәрен мондый юллар белән тәмамлый:

Шигырьләрең, Такташ, җөрәкләрдә

Сакланачак, һич тә югалмас.

Минһаҗ Исмәгыйлинең Такташка охшатып, аңа ияреп язылган шигъри юллары да бар:

...Бер җирдә юк андый зур урманнар,

Бездәгедәй шаулап торганнар...



(«Себер»)

Каласың бит, матур туган авыл,

Каласыз бит, яшел урманнар.

Зәңгәр күзле шаян шагыйрьләрен

Онытмаслар әле туганнар...

( «Саубуллашу» )

«Такташ» шигырендә ул «Мокамай»ның аерым сурәтләрен дә файдалана. Аның юмористик, сатирик шигырьләрендә дә бөек шагыйрь тәэсирен сизү һич кыенлык сорамый.



Йомгак.

Минһаҗ Исмәгыйли сүз сәнгатендә Такташ та, Җәлил дә, Туфан да, яисә Гаташ та түгел. Аның әдәбиятта тыйнак кына үзенең урыны, үзенә хас сүзе, моңы бар. Бу әдипнең иҗатын гаять зур поэзия бакчасындагы меңләгән чәчәк-үсемлекләрнең берсе итеп кабул итәргә кирәк.

Минһаҗ ага — шәхес буларак та, гыйбрәтле язмышка ия зат. Ул — ярты гасыр буена диярлек мөһаҗирлек шулпасын эчкән кеше.

Аның чит илләрдәге татарларны туплауда, татар мәдәниятен, милли-азатлык идеясен таратуда да роле зур. Минһаҗ Исмәгыйли мөһаҗәрәттәге милләттәшләребезнең тормышы, аеруча Гаяз Исхакый эшчәнлеге белән татар җәмәгатьчелеген таныштыруда да сизелерлек эш башкарды. Гаяз Исхакыйның кабат Ватанга, халыкка кайтуы шактый авыр булды. Бу игелекле эштә Минһаҗ аганың да билгеле бер өлеше бар.

Күп җәфалар, кыенлыклар күргән йөрәгенә дәшеп, автор болай дигән иде:

...Беләм, җөрәк, шулай тибә-тибә,

Бер көн җиткәч типми башларсың...

Әйе, җир йөзендә яшәп алган миллиардлаган инсаннар кебек, Минһаҗ аганың да йөрәге тибүдән туктады. Әмма үз хал­кын яратып, татар булуына горурланып яшәгән бу зат безнең күңелләребездә калачак: аның, ягъни шыгырданлының шигъри эстафетасы якташы Рөстәм Сүлти һәм кайбер башка яшьләр тарафыннан дәвам ителә.



Кулланылган материаллар.

  1. Минһаҗ Исмәгыйлинең туганнары истәлекләре, әңгәмәләр.

  2. Чит илләрдәге татар әдәбияты/Хатыйп Миңнегулов.- Казан: Мәгариф, 2007.

  3. “Мирас” журналы ,1996, 9-10 саннары,

  4. «Аҗаган» журналы, 1992.— № 2.


Кушымта



Явыз фриц мине мәҗбүр итте

Ватанымны ташлап китәргә.

Адашкан каз кебек ялгызым

Алманнарда гомер итәргә...

(“Мөһаҗир”).



Шыгырданга калдырам мин

Салып ак мәчетемне.

Онытмагыз, искә алыгыз

Хаҗи Минһаҗыгызны.







Туган илдән еракта





Авылда туганнар, дуслар арасында



Минһаҗ Исмәгыйлинең тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге. Төзүче: Абейдуллова Гелсирень Гадельзяновна, югары категорияле татар теле

Шыгырдан улы Минһаҗ Исмәгыйлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында укучыларның белмәве

221.16kb.

25 12 2014
1 стр.


I категорияле татар теле һәм әдәбияты

Дидактик: Әмирхан Еникинең үзенчәлекле хикәяләү остасы икәнлеген төшендерү; “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә детальләр һәм символларны өйрәнү

102.31kb.

14 10 2014
1 стр.


Татар теленнән кабул итү имтиханнары программасы

М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә

143.19kb.

12 10 2014
1 стр.


Рус мәктәбендәге татар балаларына бәйләнешле сөйләм телен үстерү” Зиатдинова Гөлназ Ш

Зиатдинова Гөлназ Шәйхетдин кызы – II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

157.79kb.

23 09 2014
1 стр.


9 нчы сыйныф, татар теле. (68 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле

496.48kb.

02 10 2014
3 стр.


Мөслим районы Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә Наил кызы Гыйльманова тәҗрибәсеннән
25.34kb.

12 10 2014
1 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.


Программа педагогик киңәшмәдә каралды, раслатылды. Беркетмә №1 «31» август 2012нче ел. 2012-2013 нче уку елы

Акъяр башлангыч мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Рузия Рәүф кызының

289.41kb.

18 12 2014
1 стр.